«Һөнәре буенча иң яхшы белгеч» һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул ителә

2022 елның 15 апреле, җомга

26 майдан 28 майга кадәр Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында "Һөнәре буенча иң яхшы белгеч" II-нче Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак.

Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (35 яшькә җитмәгән) РФ машина төзелеше комплексы предприятиеләренең яшь белгечләре чакырыла.

   Конкурс КМТТУ-КАИ Әлмәт филиалында, Әлмәт һөнәр көллиятендә; "РИМЕРА-АЛНАС" ҖЧҖ Уку үзәге мәйданчыкларда үткәрелә.

   Конкурс нәтиҗәләре буенча, 1 нче урынны алучылар 20 000 сум күләмендә акчалата бүләк, 2 нче урынны алучылар-15 000 сум, 3 нче урынны алучылар-10 000 сум күләмендә акчалата бүләк алачак.

    Конкурста катнашу өчен 2022 елның 8 маена кадәр түбәндәге электрон почта аша гариза җибәрергә кирәк: org.profmasterstvo@mail.ru.

   Ссылка на положение: https://bit.ly/3IFk3NU
   Ссылка на заявку: https://forms.gle/qFXVc9XRhD2NzZYGA.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International