Чүпрәледә заказлар бирү пункты ачылды

2022 елның 15 апреле, җомга

   Шәхси эшмәкәр Юлия Степанова  тормыш иптәше Николай белән  бергә күптән түгел район үзәгендә Вайлдберриз заказлар бирү пункты ачтылар. Аларның планнарында – эшмәкәрләрне маркетплейсларда сату итүгә тарту, бу эшне җайлау.

   Степановлар Алешкин-Саплык авылында яшиләр. Николай Калининградтан контракт буенча хезмәтен үтәп кайтканда үзе белән туган якларына булачак тормыш иптәшен Юлияне дә алып кайта. Бүген алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Заказлар бирү пункты ачу фикере белән берничә ел дәвамында яшиләр. Моңарчы гаилә башлыгы төзелештә эшли, Юлия кибеттә сата. Ниһаять, агымдагы елда хыялларын тормышка ашыралар һәм менә бүгенге көндә әлеге пункт аша чүпрәлеләр инде шактый гына кирәк-ярак товарларын да кайтарта башлаганнар.

   – Көненә 35-50ләп товар кайта, ялларсыз эшлибез, диләр алар.

   – Товар заказ бирүчеләрнең игътибарын, телефонда “Товарны бәяләү” белән “Заказларны тапшыру пунктын бәяләү” өлешенә юнәлтәсебез килә. Болар икесе ике нәрсә һәм аның икенчесе рейтингка нык йогынты ясый. Заказларны тапшыру пунктының рейтингы түбәнәйсә, аны ябып та куярга мөмкиннәр.

   Бүгенге көндә  «Идел буе Цеолиты» җәмгыяте үз продукциясен Вайлдберриз аша сата да икән инде.

   Киләчәктә әлеге ноктаны халыкның заказларын кайтарту гына түгел, ә үзебездә җитештерелгән продукцияне кирәк җирләргә озату пункты итеп тә киңәйтү күздә тотыла.  Җирле эшмәкәрләргә әлеге башлангычларында Юлия һәм Николай ярдәм итәчәк. 

   – Бүген бизнесны маркетплейслардан башка күз алдына да китереп булмый. Без аның үсеш алуын күрәбез. Электрон сәүдә итү – ул өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Маркетплейсларда ел саен үз продукцияләрен сатучы эшмәкәрләр саны арта бара. Чүпрәле эшмәкәрләрләре дә замана таләбе белән бер адымда булырга тиеш,-ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ильмир Измайлов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International