Күркәм традиция буенча район мәдәният йортында Чүпрәле егетләрен Хәрби Көчләр сафларына язгы чакырылуга багышланган чара узды.
Хөрмәтле кунаклар Хәрби хезмәткә чакырылучыларга сәламләү сүзләре һәм изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте.
Беренчеләрдән булып сүзне Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов алды. Үз чыгышында ул армиядә хезмәт итү – патриотизм, дисциплина кебек иң яхшы кешелек сыйфатларын формалаштыру мәктәбе, дип ассызыклады. Бу сыйфатлар һәр кешенең тормышында булырга тиеш, дип билгеләп үтте ул.
Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин билгеләп үткәнчә, Россия солдаты исеменә чүпрәлеләр кайда гына хезмәт итсәләр дә тап төшермәскә кирәклеген ассызыклады. "Әти-әниләрегезнең лаеклы уллары булыгыз. Армиядә хезмәт итү - һәр ир-атның бурычы, - диде Радик Төхфәтуллин.
Борын-борыннан хәрбиләрне хәрби хезмәткә дин вәкилләре озаткан. Тантанада храм хезмәткәре Олег атакай һәм район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов чыгыш ясадылар. Алар егетләрнең хәрби хезмәтләрен исән-сау үтәп кайтуларын теләделәр.
Район ветераннар советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин һәм әфганчылар советы рәисе Виктор Петухов та сәхнәгә чыгып булачак солдатларга изге теләкләр җиткерделәр.
Яңа Чокалы авылыннан армиягә алынучы Нияз Гайнетдинов тарафыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар исеменнән лаеклы хезмәт итү теләкләре яңгырады. Ул үзенә һәм дусларына җиңел хезмәт итүләрен теләде һәм алар бу җаваплы юлны лаеклы узачакларын әйтте.
Чара барышында призывниклар һәм кунаклар өчен Казан шәһәреннән килгән эстрада артистларыннан тематик шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Ә сәхнәдә видеослайд буенча Чүпрәле егетләренең армия тормышы тасвирланды.