Чүпрәле районында яшәүчеләр «Тормышка 10 мең адым» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Район халкы төрле яшьтәге, мәктәп укучыларыннан, тармак технологияләре техникумы студентларыннан һәм мөгаллимнәреннән алып пенсионерларга кадәр, үз маршрутларын 10 мең адымга башлап җибәрү өчен, мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда җыелды.
Акциядә катнашучыларны Чүпрәле районы Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Роза Гафарова да сәламләде, ул чараны оештыручы буларак чыгыш ясады.
"Тормыш - ул хәрәкәт, һәм бу акция хәрәкәт активлыгын арттыруга юнәлтелгән, чөнки барыбызга да хәрәкәт җитмәве сер түгел, – дип мөрәҗәгать итте Роза Гафарова катнашучыларга. - Җәяү йөрү - ул иң кулай һәм аз чыгымлы спорт төре. Чүпрәлеләрнең күбесе, бигрәк тә пенсионерлар аның белән даими шөгыльләнә, бу сөендерә. Мин сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим".
Үзәк мәйданнан акциядә катнашучылар Сәйфихан Нафиев урамы буйлап юнәлделәр, алга таба билгеләнгән маршрут буенча уздылар һәм кире кайттылар.
Акция ел саен 7 апрельдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында уза.