Бүген Чүпрәле районы КФҮ бинасында өлкән яшьтәге гражданнар арасында компьютер белеме буенча «Өченче яшь» дигән чираттагы дәрес узды. Анда пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе активистлары катнашты.
"Бүген пенсионерга компьютер грамотасыннан башка яшәү авыррак: чиратка язылырга кирәк булганда да, ниндидер мәгълүмат алу өчен дә гадждетлар белән эшли белергә кирәк. Тормыш узе компьютердан файдалана белүгә этәрә. Өстәвенә, пенсионер мәгълүмати технологияләрне өйрәнгәндә, ул яшь буынга якынрак була башлый - балаларын, оныкларын күбрәк аңлый", - дип шәрехли Чүпрәле районы Пенсия фонды бүлеге начальнигы Роза Гафарова.
Катнашучыларга түбәндәге сынауларда үзләренең белемнәрен күрсәтергә туры килде: редакторда текст формалаштыру һәм туплау; бәйрәм котлауларын эшләү (текст + Интернеттан рәсем табу) һәм электрон почта аша җибәрү; сайт белән эшләү, электрон рәвештә мөрәҗәгать итү; тест биремнәрен үтәү.