Бүген Чуаш Чүпрәлесе авылында яшәүче Анастасия Ильинична Молофеевага 95 яшь тулды. Тыл хезмәтчәнен һәм хезмәт ветеранын котларга Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров килделәр. Алар ветеранны юбилее белән котладылар һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаровтан чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек теләделәр.
Анастасия Ильинична Чүпрәле муниципаль районының Чуаш Чүпрәлесе авылында туа. Авыл мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлап, эшли башлый. Сугыш башланганда аңа 14 яшь кенә була, бу елларның авырлыклары аның өлешенә дә төшә. Кайда гына эшләргә туры килми аңа. Колхозда да, балалар бакчасында да, мәктәптә дә эшләргә туры килә. 1945 елның мартыннан башлап, алты ел авылда урнашкан балалар йортында эшли.
1953 елда авылдашы Геннадий Александровичка кияүгә чыга. Гаиләдә 7 бала үсә. Бүгенгесе көндә аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан инде, Кайберләре лаеклы ялга да чыккан.
Еллар узган саен юбиляр күңел күтәренкелеге югалтмый, район, ил вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яши. Аның хәтере бик яхшы, ул барысын да вак-төяккә кадәр хәтерли.
Юбилярның 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Ул кызы Валентина белән яши. Валентина үзе дә 2 төркем инвалид. Шәһәрдә яшәүче балалар чиратлашып әниләре, Валентина янына кайтып, аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп яшиләр.
Анастасия Ильинична аның белән бәйрәм мизгелләрен уртаклашкан һәркемгә бик рәхмәтле иде, бигрәк тә ул аның турында онытмауларына шатланды, Россия Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы үзе кычкырып укып күрсәтте.