Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим эшли башлаячак

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

   Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, 2022 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

   Режим гамәлдә булган вакытта түбәндәгеләрне эшләү тыела:
 - учак ягу
 - көнкүреш калдыкларны, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру
 - торак пунктлар территориясендә, бакчачылык ширкәтләрендә яки балалар лагерьларында мангал яисә башка җайланмаларда ашарга әзерләү .

   Тыю рестораннарга, кафеларга, барларга һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый.

  Шулай ук 1-3 класслардагы пиротехник эшләнмәләрне урман һәм башка табигать янгыннары куркынычы янаган урыннарда куллану тыела.

   Карар белән Хокукый мәгълүматның рәсми порталында сылтама буенча танышырга мөмкин https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/post/?npa_id=971936

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International