Түләү документларын тутыруда электрон сервис ярдәм итәчәк

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

   Дәүләт пошлиналарын түләгәндә түләү документларын тутыру аерым игътибар таләп итә. Түләү документында пошлина белән идарә итүче дәүләт органының реквизитларын, шулай ук КБК һәм түләү турында башка мәгълүматларны күрсәтергә кирәк.

   Түләү документын тутыру процессын шактый гадиләштерергә Россия Федераль Cалым хезмәтенең рәсми сайтында «Cалымнар һәм пошлиналар түләү» сервислары төркеме составында «Дәүләт пошлинасын түләү» электрон сервисы мөмкинлек бирә. Сервис максималь рәвештә автоматлаштырылган. 

   Ул түләүченең конкрет категориясенә юнәлдерелгән һәм тиешле бүлекләрнең һәркайсында урнашкан: «Aизик затларга», «Iәхси эшмәкәрләргә» һәм «>ридик затларга». Сайланган бүлеккә карап, түләүченең статусы һәм түләнергә тиешле пошлиналар төрләре автомат рәвештә билгеләнә.

   Россия Федерациясе бюджет системасына акча күчергәндә түләү документларын тутыру тәртибе «Россия Федерациясе бюджет системасына түләүгә акча күчерү турындагы күрсәтмәләр реквизитларында мәгълүмат күрсәтү Кагыйдәләрен раслау турында» 12.11.2013 ел, № 107н Россия Федерациясе Финанс министрлыгы боерыгы белән билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International