Язгы чакырылышта 33ләп Чүпрәле егете Ватанны сакларга китәчәк

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

   Билгеле булганча, 2022 елның 1 апреленнән Россиядә язгы чакырылыш кампаниясе башланды, ул агымдагы елның 15 июленә кадәр дәвам итәчәк. 

   Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин 2022 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр хәрби хезмәткә чакыру турындагы указга кул куйды. 2022 елның язгы кампаниясе кысаларында хәрби хезмәткә чакырылучы кешеләр саны 2021 елның язына караганда азрак булачак, бу – 134 500 кеше. 

   Документта 2022 елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру запаста булмаган һәм «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» 1998 елның 28 мартындагы 53-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә  18 яшьтән 27 яшькә кадәрге  яшьтә гамәлгә ашырылачак дип күрсәтелгән .

   РФ Президенты Указы нигезендә, чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрләр махсус хәрби операциядә катнашу өчен җибәрелмәячәк, ә хезмәтне тәмамлаучылар запаска чыгарылачак һәм яшәү урыннарына озатылачак.

   Хәрби хезмәткә чакыру-ул медицина тикшерүенә һәм чакырылыш комиссиясе утырышларына килүне, шулай ук хәрби комиссариатның көн тәртибендә күрсәтелгән вакытта һәм хәрби хезмәт үтү урынына китүне үз эченә алган чаралар комплексы.

   Бүген, 11 апрельдә, Чүпрәле район хастаханәсендә хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны таныклау буенча медкомиссия эшли башлады.  

   Бу чараның төп этабы булып, егетләргә медкомиссия узу өчен хәрби комиссариатка килү тора, барлык нәтиҗәләр нигезендә табиблар Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылучы яшь егетнең "яраклылыгын" билгеләячәк.  

   Язгы чакырылышта 33ләп Чүпрәле егете Ватанны сакларга озатылачак. Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, чакыру медкомиссиясе вакытында санитар нормалар – битлек режимы, термометрия, кулларны һәм бүлмәләрне эшкәртү, социаль дистанция саклана.

   - Безнең егетләр белән горурланырга мөмкин, комиссияне дә узалар, хәрби хезмәткә дә горурлык белән баралар. Гадәттәгечә, хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен "Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне"чарасы оештырылачак. Чара 13 апрель көнне 14.00 сәгатьтә була.- ди чакырылыш комиссиясе рәисе, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International