Бүген 10.00 сәгатьтән Татарстанда җәмәгать туклануы, азык-төлек товарлары һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре өчен "Кайнар линия" эшли башлаячак.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Консультацияләр 11-15 апрельдә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 дән 12.45 кә кадәр - төшке ашка тәнәфес) узачак. Сорауларны 8843 273-76-62 телефоны буенча бирергә мөмкин.