9-10 апрель көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләре командалары арасында «Мәктәп волейбол лигасы»ның 1 нче зона этабы узды. Анда Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары гомуми белем бирү мәктәпләре командалары катнашты.
Турнир FIVB (халыкара волейбол федерациясе) рәсми кагыйдәләре буенча "Осиново" спорт-сәламәтләндерү комплексында (Яшел Үзән) блиц-турнир рәвешендә узды.
Чемпионатның беренче көнендә, ягъни 9 апрельдә, кызлар командалары көч сынашты, ә 10 апрельдә егетләр командалары уйнады.
Турнир нәтиҗәләре буенча, 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбе егетләре командасы призлы 3 нче урынны, ә Иске Шәйморза мәктәбе кызлар командасы 4 нче урынны яулады.
Командаларны җиңүләре белән котлыйбыз!