Татарстанда «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының икенче төркемен тәмамлаучыларга фермер грантлары тапшыру тантанасы булды.
Проектының икенче агымын тәмамлаган Оксана Посадская Чүпрәле районында чикләвек үстерергә планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Татарстанда «Фермер мәктәбе» белем бирү проектының икенче төркемен тәмамлаучыларга фермер грантлары тапшыру тантанасы булды.
Проект Россельхозбанк тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә гамәлгә ашырыла. Икенче агымда «Терлекчелек», «Кошчылык», «Атчылык», «Үсемлекчелек» юнәлешләре буенча 40 кеше белем алды. Уку нәтиҗәләре буенча катнашучылар үз бизнес-проектларын тәкъдим иттеләр, шуларның өчесе генә грантлар оттылар.
Алар: Рөстәм Гобәйдуллин, ул туган Әгерҗе районында 100 башка исәпләнгән сөт фермасы төзергә тели. Оксана Посадская Чүпрәле районы җирләрендә чикләвек үстерү буенча бизнес-проектын яклады, шулай ук грант алучы Шамил Амагомедов Норлат районында ат үрчетү юнәлешендә эшләргә ниятли.
Грантка сертификатлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова, шулай ук Казан дәүләт аграр университеты проректоры Наил Хәмидуллин катнашында тапшырылды.
"Фермер мәктәбе" - финанс грамоталылыгын арттырырга, бизнес алып баруның юридик аспектларын өйрәнергә, бухгалтерлык исәбен һәм хисаплылыгын алып бару үзенчәлекләре белән таныштырырга ярдәм итә.