Чүпрәле эшмәкәрләре үз товарларын маркетплейсларда сатарга өйрәнде

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

   Электрон сәүдә үзәге (ЦЭТ)  Татарстан Республикасы районнары эшкуарлары өчен семинар-укулар сериясен  башлап җибәрде. Әлеге укуларда  Чүпрәле районы эшмәкәрләре дә булды.

   Районның бизнес вәкилләре маркетплейслар аша  теркәлергә һәм ничек  товарларны сата башларга кирәклегенә төшенделәр.

   Бал җитештерү белән шөгыльләнүче Иске Шәйморза авылыннан Илдар Шәрәфетдинов:

   - Мине укулар бик кызыксындырды, чөнки бу сәүдә базарының бүгенге  таләбе. Күп нәрсәгә өйрәндем.  Маркетплейста эшләве  бик уңайлы икәнлеген аңладым. Оештыручыларга зур рәхмәт,-дип фикерләре белән уртаклашты эшмәкәр.

   Ит продукциясе белән эшләүче Дамир Нигъмәтуллин шулай ук маркетплейсларга чыгу эшмәкәрләрне үз бизнесын үстерергә ярдәм итә, дип билгеләп үтте.

   «Феникс»  җәмгыяте директоры Роберт Низамов интернет-мәйданчыкларны куллануда җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтү һәм яңа заказлар алу мөмкинлеген күрә.

   Эшмәкәр киләчәккә планнары белән уртаклашты. «Без заказга трикотаж эшләнмәләрен тектерү белән шөгыльләнәбез, бүгенге көндә үз брендыбыз белән маркетплейсларга чыгу идеясен булдырабыз. Ике-өч ай дәвамында  барлык нечкәләрне теркәп планны булдырачакбыз, шуннан соң интернет-ресурсларны файдаланып эшләргә ниятлибез», – дип билгеләп үтте Низамов.

   Интренет-мәйданчык күп кенә чүпрәлеләрне кызыксындыра икән. Мәсәлән, Динә Исхакова тормыш иптәше  белән умартачылык белән шөгыльләнә. Алар бал гына җитештерми, ә аны кулланып, күп кенә продукция җитештерә. Әйтик, сабыннар, төрле кремнар, авырганда куллану өчен эшләнмәләр, һ.б., һ.б.  Исхаковлар,  шулай ук маркетплейста теркәлергә һәм анда үз продукциясен сатарга ниятли.  «Без үз продукциябезне киңәйтергә уйлыйбыз, әмма аны сату турында да  уйларга кирәк. Маркетплейс системасы  бик кызыклы, чмонда клиентлар санын уннарча тапкыр арттыру мөмкинлеге бар", - дип билгеләп үтәләр алар.

   Шул ук юнәлештә шәхси эшмәкәр Николай Михайлов та үз эшчәнлеген дәвам итәргә тели. Аның район үзәгендә үз кибете эшләп тора. Ул шулай ук тиздән үз продукциясен әлеге мәйданчык аша сату юнәлешен карый.  "Якын арада без интернетны кулланып сатуны арттырырга планлаштырабыз", - дип уртаклашты Михайлов.

   Ә шәхси эшмәкәр Юлия Степанова  тормыш иптәше белән  бергә күптән түгел район үзәгендә Wildberries заказлар бирү пункты ачтылар. Аларның планнарында - эшмәкәрләрне маркетплейсларда сату эшен җайлау.

   Бүгенге көндә Чүпрәле районында "Идел буе Цеолиты" җәмгыяте үз продукциясен Wildberries аша сата.

   Исегезгә төшерәбез, эшкуарларны укыту һәр чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үткәрелә һәм ул апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы муниципалитетларыннан барлык эшмәкәрләрне шушы  укулар аша  уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International