Бүген, 6 апрельдә, Иске Чүпрәле авылында яшәүче Александр Павлович Шакин үзенең юбилей көнен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов һәм эпизоотиягә каршы эш буенча ветеринария табибы Дамир Габбасов килделәр. Алар РФ Президенты исеменнән котлаулар һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Юбилярга сәламәтлек, иминлек һәм балаларын сөендереп 100 яшькә кадәр яшәвен теләделәр.
Александр Павлович тумышы белән Чуаш Ишлесе авылыннан. Ул күп балалы гаиләдә туа. Әнисе авылда акушер, ә әтисе бригадир булып эшләгән. Сугыш башлануга, әтиләрен фронтка алалар. Җиңү көненә берничә көн генә кала - 1945 елның 5 маенда, аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә.
Сугыш чорында тормыш бик авыр була. Өлкәннәр белән беррәттән кыр эшләренә чыгарга, кышларын чабатадан урман кисәргә йөрергә туры килә.
Өйләнешкәч, хатыны белән Себергә яшәргә дип китәләр Шакиннар гаиләсе. Тик анда озак тормыйлар, туган якны сагынып, район үзәгенә кайтып урнашалар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы хатыны белән ветеринария хезмәтендә эшлиләр.
Бүгенгесе көндә Александр Павлович кызы Елена тәрбиясендә яши.
Юбиляр кунакларга бик шат иде, хөрмәт һәм бүләкләр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.