Чүпрәледә бадминтон буенча парлы разрядта җиңүчеләр билгеләнде

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

   Чүпрәле районында бадминтон башка спорт төрләре кебек үк популярлыкка иреште. Әлеге спорт төрен укучылар гына түгел, өлкәннәр дә яратып өлгергән.

   Моннан тыш, әгәр элек бадминтонны Чүпрәле районы дәрәҗәсендә генә уйнасалар, хәзер ул төбәк, республика дәрәҗәсендәге статуска ия була. Чүпрәле районына һәр ярышларга күрше өлкәләрдән спортчылар һәм бадминтонны яратучылар килә. Ә соңгы ярышта хәтта Һиндстаннан Раджеш Сингх Кумарның якташлары да бар иде. Исегезгә төшерәбез, нәкъ менә Раджеш Сингх Кумар бадминтон буенча районда федерация җитәкчесе булып тора.

   Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча чираттагы ярыш әлеге спорт төрен бик яратучылар булуын раслады. Якшәмбе көнне "Чемпион" спорткомплексында уннан артык спортчы җиңү өчен көрәште.

   Парлы уеннар нәтиҗәләре буенча «ир-атлар+ир-атлар» арасында - 1 урынны Һиндстаннан Вишвендра Сингх һәм Колдарчи Поликорп Медун яулады, алар Ульянда укыйлар, 2 урынны Ульяновскидан Коннов Владислав һәм Колганов Артем алды, 3 урынны Чүпрәле районыннан Нуртдинов Рәсим һәм Яфизов Фәнил алды.

   «Хатын-кызлар +хатын-кызлар» арасында-1 урынны Ульяновскидан Антипова Анна һәм Каленик Елена, Чүпрәле районыннан Яфизова Ләйлә һәм Яфизова Айгөл алды, 3 урынны шулай ук Чүпрәле районыннан Фомина Таисия һәм Ахмукова Елена алды.

   "Ир-атлар+хатын-кызлар" арасында - 1 урынны Ульяновскидан Антипова Анна һәм Коннов Владислав алды, 2 урынны Чүпрәле районыннан Яфизова Ләйлә һәм Раджеш Кумар, 3 урынны Ульяновскидан Каленик Елена һәм Вишвендра Сингх алды.

   Чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та катнашты. Ул уен башланыр алдыннан барлык спортчыларны бәйрәм белән котлады, уңышлар теләде. Соңыннан җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International