2022 елның 2 апрелендә Казанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда чүпрәлеләр дә катнашты.
Татарстанда март аенда язгы ярминкәләр старт алды, анда муниципалитетлар шәһәр халкына үз продукцияләрен сата. Чүпрәлеләр инде икенче тапкыр катнаша.
Бүген авыл хуҗалыгы ярминкәсе Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә узды. Ярминкә барышы белән шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә танышты.
Чүпрәлеләр шәһәр халкына беренче кирәкле продуктлар: шикәр, он, көнбагыш мае, йомырка, ит, яшелчә, бал һ.б. тәкъдим иттеләр.
Барлык продукция Казан шәһәренең Киров районында Батыршин урамы буенча кулай бәяләрдән тәкъдим ителде. Чүпрәлеләр катнашында чираттагы ярминкә бер атнадан соң узачак.