Чүпрәле районының кече сыйныф укучылары бадминтон уйнадылар

2022 елның 1 апреле, җомга

   Чүпрәле районында бадминтон буенча чираттагы ярыш узды. Ярыш булачак бәйрәм-Космонавтика көненә багышланган иде.

   Ярышларда, нигездә, кече яшьтәге спортчылар катнашты. "Кече сыйныф укучыларын ярышларга җәлеп итү максаты-спортка, бигрәк тә бадминтон, сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү", - дип билгеләп үтә бадминтон буенча федерация җитәкчесе Сингх Раджеш Кумар.

   Уеннар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: Синг Суннита-1 урын, Ильина Арина -2 урын, Ильин Вадим-1 урын, Сингх Тимур-2 урын. Әмирханов Әмир-3 урын, Шәйдуллина Илсина-1 урын, Сәлимҗанова Азалия-3 урын, Мөдәрисова Ралана-1 урын, Нефедова Полина-2 урын, Петухова Марина-3 урын.

   Чарада район башлыгы Марат Гафаров катнашты. Ул балаларга тагын да күбрәк тырышлык,  сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр, шулай ук кубоклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International