Буа электр челтәрләре администрациясе язгы чәчү эшләре вакытында сак булырга киңәш итә

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

   «Челтәр компаниясе» АҖ алда торган чәчү эшләре белән бәйле рәвештә, электр тапшыру линияләренең сак зоналарындагы эшләр «электр челтәре хуҗалыгы объектларының сак зоналарын һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен файдалануның аерым шартларын билгеләү Кагыйдәләре» нигезендә катгый оештырылырга тиеш, дип искәртә.
   Челтәр оешмалары белән язмача килешенмичә, һава электр тапшыру линияләре сак зонасы чикләрендә югары габаритлы авыл хуҗалыгы машиналары белән эш башкару һәм башка шундый йөкләрне ташу, ремонт өчен машиналарны һәм механизмнарны туктату, мелиоратив эшләр башкару тыела.
   Электр тапшыру линияләренең кабельле зоналарында җирне сөрергә ярамый. Техниканың хәрәкәт итү маршруты юллама кәгазендә күрсәтелгән булырга тиеш. Һава линия үткәргечләре астындагы машиналарның хәрәкәте бары тик үткәргечләрнең аз булуы урынында гына рөхсәт ителә. Әлеге таләпләрне үтәмәү бәхетсезлек очракларына, шул исәптән, үлем белән тәмамланган очракларга да сәбәп булырга мөмкин.
   «Челтәр компаниясе» АҖ хуҗалык җитәкчеләренә электр тапшыру линияләренең сак зонасында эшләрне башкарыр алдыннан механизаторлар һәм машина йөртүчеләр белән куркынычсызлык кагыйдәләрен, электр токыннан зыян күргән кешегә беренче ярдәм күрсәтү методларын өстәмә рәвештә искә тошерергә тәкъдим итә.
   Әгәр сез җирдә яткан электр чыбыгын, трансформатор подстанциясе янында янгын чыкканын күргәнсез икән, кичекмәстән бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләренә яисә 8-800-2000-878 телефоны аша хәбәр итегез. Номерлар трансформатор подстанцияләре ишекләрендә дә бар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International