Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин аерым тармаклар өчен Салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча түләү срокларын үзгәртү турында карар имзалады

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

  Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин аерым тармаклар өчен Салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча түләү срокларын үзгәртү турында 30.03.2002 ел, № 512 карарга кул куйды.

   Документ нигезендә алты айга озайтыла:
* 2021 ел өчен салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча салым түләү срогы;
* 2022 елның беренче кварталы өчен салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча аванс кертү срогы.

   Шулай итеп,  2021 ел өчен салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланып түләнә торган салымны түләү вакыты оешмалар өчен 2022 елның 31 мартыннан 31 октябренә кадәр; шәхси эшмәкәр өчен 2022 елның 30 апреленнән 30 ноябренә кадәр күчерелә.
    Аванс түләү срогы 2022 елның беренче кварталы өчен оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен 2022 елның 25 апреленнән 30 ноябренә күчерелә.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International