Чүпрәле тармак технологияләре техникумы коллективы ДХР һәм ЛХР халкы өчен ярдәм җыйды

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

   Чүпрәле тармак технологияләре техникумы #Безбергә республика акциясенә кушылды һәм Донецк һәм Луганск халык республикалары гражданнары өчен гуманитар ярдәм җыйды

   Белем бирү учреждениесе директоры Фәнил Яфизов сүзләренә караганда, коллектив, беренче чиратта, кирәкле продуктлар: ярма, шикәр комы, көнбагыш мае, шәхси гигиена чаралары, балалар һәм өлкәннәр өчен кием-салым һ.б. барлыгы-300 меңнән артык сумлык ярдәм җыйган. Җыелган барлык әйбер тартмаларга һәм пакетларга сортировкалап тутырыла һәм иртәгә үк  Казанга юл тотачак.
 "Ярдәм итү мөмкинлегебез булганда, нигә итмәскә",- диләр техникум студентлары.

   Әлеге хәйрия акциясендә 268 студент һәм 50 кешедән торган укытучылар составы кушылган.  
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Валерий Лухманов: "Бу укучылар белән патриотик юнәлештәге тәрбия чарасы да. Андагы хәлләрне укучыларга сөйләгәч, студентлар шунда ук ярдәм итәргә теләк белдерделәр, барысын да үзләре оештырдылар», - диде.
   Исегезгә төшерәбез, Татарстанда ДХР һәм ЛХР гражданнары өчен #Безбергә гуманитар ярдәм үзәге ачылды.
   Чүпрәле районында ДХР һәм ЛХР халкы өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Акциягә оешма - предприятиеләр хезмәткәрләре, гади халык, эшмәкәрләр актив кушыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International