Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында rонсультация-кисәтү

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

   2022 елның 1-3 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронтлары йогынтысында һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә.

   1-2 апрельдә, юеш кар, көньяк районнарда яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык һәм томан көтелә. Явым-төшем һәм томан вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы -4..+3°, көндез 1 апрель 0..+5° тәшкил итәчәк, 2 апрельдә температура +2..+7 градуска, көньякта +11° гә кадәр күтәреләчәк. Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре хасил булырга мөмкин.
   Якшәмбе, 3 апрельдә, яңгыр булыр, дип фаразлый синоптиклар. Шулай ук урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе фаразлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International