Республика территориясендә янә көчле җил һәм буран көтелә

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

   Татарстан Республикасы территориясендә 25 ноябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән буран булуы көтелә, буран вакытында күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана, шулай ук секундына 16 метр тизлектә җил, юлларда бозлавык саклана, дип фаразлый Татарстан синоптиклары.

 Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һава торышы бозылганда игътибарлы булырга кирәклеген искә төшерә:

   Машина йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгуны кичектереп торырга, юлда куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, кискен маневрлардан һәм һәм башка юл полосасына күчүдә сак булырга кирәк.

   Җәяүлеләргә үтә кирәк булмаганда өйдән чыкмаска, ә юл йөрү өлешендә аеруча игътибарлы булырга кирәк.  

   Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
   ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International