28-29 октябрь көннәрендә Болгар шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең волейбол буенча ирләр командалары арасында (3 төркем) Спартакиада ярышлары булып узды.
Ярышларда 15 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Чүпрәле районы командасы алды. Команда составында район башлыгы Марат Гафаров та уйнады.
2 урын - Чирмешән районында, 3 урынны - Әтнә районы яулады.
Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов һәм Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе башкарма директоры М.З. Кәримов җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләделәр.
Котлыйбыз!