Татарстанда 30 октябрьдән коронавирус буенча чикләүләр катгыйланачак

2021 елның 29 октябре, җомга

 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты начар эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә кертелгән 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәрге эш көне режимын раслады. Тулы локдаун планлаштырылмый, әмма кайбер чикләүләр катгыйлана. Аерым алганда, 60 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар өчен үзизоляция кертелә, ә QR-кодсыз хәзер зур булмаган кибетләргә генә керергә мөмкин булачак.

  Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты указга кул куйды, аның нигезендә 2021 елның 30-нчы октябреннән 7-нче ноябренә кадәрге аралык, эш хакын саклап калу белән, эшләми торган дип игълан ителде. Шул ук вакытта төбәкләр, үзләренең эпидемиологик вәзгыятенә таянып, бу чорны озынайта ала. 

   «Иң мөһиме – бу чорны һәр кеше үзе генә кичерми. Хәзер ил коронавирус таралуга каршы тору өчен бердәм булырга тиеш. Бу вакыт гади булмаячак, бернинди QR-код та уңай кабул ителмәячәк, чөнки бу безнең уңайлы зонадан чыгу юлы. Без бу кагыйдәләрне санга сукмыйча, әти-әниләребезне куркыныч астына куябыз, – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

   30-нчы октябрьдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр түбәндәге чикләүләр кертелә

Оешмалар һәм шәхси эшкуарлар 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр үз хезмәткәрләренең санын билгеләргә тиеш.
Моннан тыш, 14-нче ноябрьгә кадәр театр, кинотеатр һәм кинозаллар, цирклар, концерт заллары эше тамаша залын 50%-ка гына тутыру, әмма килүчеләр саны 500-дән артык булмаган очракта, рөхсәт ителсә, 15-нче ноябрьдән соң бер яңалык кертеләчәк – 18 яшьтән өлкәнрәк булганнарга  QR-код күрсәтергә кирәк булачак. Бу массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар үткәрү тәртибенә дә кагыла. Шул ук вакытта чаралар уздырырга карар кылган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр моны бары тик 70% тулу, үткәрүдә катнашкан хезмәткәрләрнең вакцинацияләгән, яисә медицина ягыннан каршылыклары,  QR-кодлары булу шарты белән генә эшли ала. Бу мәсьәлә ТР Министрлар Кабинетының санитар-эпидемиологик комиссиясендә 30 көннән дә соңга калмыйча килештерелгән булырга тиеш.

   Вице-премьер шулай ук, чараларга, сәүдә үзәкләренә яки башка урыннарга керү өчен QR-кодны күрсәткәндә аның кемнеке булуын расларга кирәк булуын әйтте. Моның өчен паспорт, машина йөртү таныклыгы һәм хәтта эш урыныннан белешмә дә туры килә, тик анда шәхеснең фотосурәте булырга тиеш. 

   «Кеше сертификат белән бергә аның кемнеке булуын раслаучы документны да күрсәтергә тиеш. Бу нормага кертелгән. Әгәр дә сез документыгызны күрсәтергә теләмисез, баш тартасыз, чит кеше документы күрсәтәсез икән –  сезне кертмәячәкләр, сез уза алмаячаксыз, чөнки башка очракта, әгәр каравылчы моны тикшерми икән, ул да, юридик зат та җаваплылыкка тартылачак, – дип аңлатты ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International