Татарстан халкы «Карьера остаханәсе» дип аталган һөнәри ориентация программасы буенча укый ала.
Түләүсез онлайн-курс җиде укыту көненнән тора – курсны тыңлаучылар һөнәри максатлар куярга, карьераларын планлаштырырга өйрәнәчәк, үзләренең көчле якларын билгеләячәк һәм шәхси үсеш буенча озак вакытлы план төзиячәк. «Карьера остаханәсе» курсына программаның https://gb.ru/career-rt сайтында теләсә кайсы вакытта язылырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Саннар министрлыгы матбугат хезмәте.
«Без татарстанлыларны яңа цифрлы компетенцияләргә өйрәтү эшен дәвам итәбез. Узган ел 23 мең кеше белем алды, – дип билгеләп үтте Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. – Без яңа укыту программалары барлыкка килүне, бигрәк тә карьераны digitalда нульдән башлап җибәрергә ярдәм итүчеләрне хуплыйбыз».