«Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе КФҮ филиалларының бәйрәм алды, ял һәм бәйрәм көннәрендә эш графигы турында хәбәр итә.
КФҮнең кабул итү офислары 2021 елның 1, 2, 3 һәм 5 ноябрьләрендә гадәти режимда эшләячәк, ә 4, 6 һәм 7 ноябрь көннәрендә кизү режимда (8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, бары тик ЕСИА хисап язмасын раслау буенча хезмәт күрсәтү өчен генә) эшләячәк.