2022 елдан аерым социаль ярдәм чараларын күрсәтү буенча вәкаләтләр Пенсия фондына күчә

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

   РФ Пенсия фонды мәгълүмат технологияләрен һәм ресурсларын кулланып, «бердәм тәрәзә» принцибы буенча социаль ярдәмнең аерым чараларын күрсәтүгә күчү план-графигын тормышка ашыру кысаларында 2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль ярдәмнең аерым чараларын күрсәтү буенча федераль вәкаләтләрне гамәлгә ашыруны туктата. 

   Шулай итеп, алда күрсәтелгән ярдәм чараларын алыр өчен 2022 елның гыйнварыннан Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк:

- вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерелергә тиешле булмаган һәм балалары булган гражданнарга һәм оешмаларны юкка чыгару (эшчәнлек туктатылу, физик затлар тарафыннан вәкаләтләр туктатылу) белән бәйле эштән азат ителгән затларга дәүләт пособиеләре, шулай ук баланы гаиләгә тәрбиягә тапшырганда бер тапкыр бирелә торган пособие, чакыру буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие һәм чакыру буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие;

- ОСАГО килешүе буенча инвалидларга (инвалид балалары булган гаиләләргә) иминият премиясен компенсацияләү;

- Чернобыль АЭС һәлакәте һәм башка техноген катастрофалар нәтиҗәсендә зыян күргән затларга акчалата компенсацияләр һәм түләүләр;

- репрессияләргә дучар ителгән һәм соңыннан реабилитацияләнгән затларга акчалата компенсацияләр, шулай ук реабилитацияләнгән затларга конфискацияләнгән һәм тартыа алынган мөлкәт өчен акчалата компенсацияләр;

- торак урыныннан файдалану, торак урынны карап тоту, күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлау өчен кертем, коммуналь һәм башка төр хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарына бәйле рәвештә компенсацион түләүләр, айлык пособиеләр һәм акчалата компенсацияләр, хәрби җәрәхәтләр аркасында инвалидларга һәм һәлак (вафат) булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына ремонт өчен акча түләү, шулай ук күрсәтелгән категориядәге гражданнарның балаларына җәйге сәламәтләндерү ялын үткәрүгә пособиеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International