Чүпрәле районында "Җәяүле" операциясе бара

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

   Татарстан Республикасында, шул исәптән Чүпрәле районында да, 25 октябрьдән "Җәяүле" операциясе старт алды.

  - Операция вакытында җәяүлеләр кичү урыннарында кагыйдәләрне бозган йөртүчеләргә зур игътибар бирәчәкбез. Моннан тыш, тиешле булмаган урында юл йөрү өлешен кисүче җәяүлеләр белән профилактик әңгәмәләр уздырачакбыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган җәяүлеләр игътибардан читтә калмаячак, шулай ук аларда яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуга игътибар биреләчәк, - дип шәрехли бу уңайдан Чүпрәле районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International