Хөрмәтле салым түләүчеләр!
1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр салым инспекцияләрендә гражданнарны кабул итү туктатылды. Кәгазь корреспонденцияне, шул исәптән салым һәм бухгалтерлык хисаплылыгын, салым түләүчеләр инспекцияләрдә бокслар аша тапшыра алалар. Конвертларда мәсьәләләрне дистанцион хәл итү өчен телефон номерын күрсәтергә кирәк. Шулай ук документларны почта аша җибәрергә мөмкин.
Читтән торып салымнар мәсьәләсен Россия Федераль салым хезмәте сайты ярдәмендә хәл итәргә мөмкин. Салым түләүчеләр өчен 70тән артык онлайн-сервис ачык. Физик, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен шәхси кабинетларда салым түләргә, үз милке буенча мәгълүматны ачыкларга, 3-НДФЛ декларациясен җибәрергә, ачыкланмаган түләүләрне ачыкларга мөмкин.