Дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының уникенче утырышы турында

2021 елның 22 октябре, җомга

   Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы, 41 статьясындагы 3 пункты нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2021 елның 22 октябрендәге 42 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының уникенче утырышы чакырыла.

Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:

1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы нигезләмәне раслау хакында.

2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы территориясендә муниципаль торак контроле турындагы нигезләмәне раслау хакында.

3) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы автомобиль транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контрольне гамәлгә ашыру турында.

4.Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы, аның составына керүче авыл җирлекләре Шәһәр төзелеше проектларының җирле нормативларын әзерләү, раслау һәм аларга үзгәрешләр кертү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында.

5) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы җирле үзидарә органнары структурасына үзгәрешләр кертү турында.

6) Төрлеләр.

   Район Советы утырышы 2021 елның 28 октябрендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International