Бүген, 2021 елның 21 октябрендә, Чүпрәле районы Кече Үби авылында гомер итүче Дементий Иванович Цыфаркинга 90 яшь тулды.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Александр Ярухин килделәр. Кунаклар РФ Президенты исеменнән котлау һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Сәламәтлек, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның игътибарын теләделәр.
Дементий Цыфаркин Мактаулы колхозчы. Гомере буе колхозда эшли. Рәисә Михайловнага өйләнә, алар бергә 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген аларның 9 оныгы һәм 12 оныкчыгы сөендерә.