Бүген, 20 октябрь көнне, Чүпрәле районы Кече Уби авылында яшәүче Павлова Лидия Николаевнага 90 яшь тулды.
Юбилярны бу истәлекле дата белән район Башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Владимир Ярухин котладылар.
Кунаклар ТР Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Юбилярга да сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләделәр.