Милкендә торак, гаражлар, корылмалар, тәмамланмаган төзелеш объектлары, җир участоклары һәм транспорт чаралары булган гражданнар тиешле салымнарны һәм аерым очракларда физик затлар кеременә салымны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләргә тиеш.
Салымнарны “Мой налог” мобиль кушымтасы, Россия Федераль салым хезмәте сайтында физик затлар өчен шәхси кабинетта «Салымнар һәм пошлиналар түләү " сервисы ярдәмендә, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша түләргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, шәхси кабинетка, яшәү урынына бәйсез рәвештә, түбәндәге ысуллар белән керергә мөмкин:
- исәпкә басу урынына бәйсез рәвештә, Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы инспекциясендә логин һәм пароль булган теркәү картасын алырга;
- идентификация һәм аутентификация бердәм системасын авторизацияләү үзәкләрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында (gosuslugi.ru) исәпкә алу мәгълүматы аша.
Тулырак мәгълүматны nalog.ru сайтында һәм 8-800-222-22-22 телефоны буенча алырга мөмкин.