Чүпрәле районында көнбагыш суктыралар

2021 елның 8 октябре, җомга

     Агымдагы елда районда көнбагыш культурасы 2719 гектарда игелде. Бүген шул мәйданның 790 гектардан артыгы суктырылды. Һәр гектардан уртача 19 центнер уңыш чыга.

     “Дементьев исемендәге агрофирма”дагы филиаллар арасында Татар Бизнәсе филиалы беренчеләрдән булып көнбагыш культурасын суктыруга кереште. Без филиалда булганда Татар Бизнәсе авылы янындагы 360 гектар мәйданны биләгән кырда механизаторлар Алексей Николаев һәм Юрий Тарасов җитәкчелегендәге ике “Класс-Тукано” комбайны көнбагыш суктыра иде. Басуда көнбагыш суктыручы комбайннарга КамАЗ автомобильләре беркетелгән. Ильфат Садеев, Ринат Идрисов, Юрий Аръяхов, Дмитрий Карсаков җитәкчелегендәге КамАЗ автомобильләре суктырылган кыйммәтле бөртекне Матак филиалындагы ашлык кабул итү пунктына ташыйлар. Механизаторлар әйтүенчә, көненә дистәләп рейс ясарга өлгерәләр алар.

     - Агымдагы елда агрофирманың Татар Бизнәсе филиалында көнбагышны 704 гектар мәйданда чәчтек. Уңышы да ярыйсы - әлегә һәр гектардан уртача 15 центнер чыга,-ди филиал идарәчесе Альберт Низамов.

     Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 6 октябрьга алынган мәгълүматлар буенча “АгроТрансПорт” җәмгыятендә 190 гектар мәйдандагы көнбагыш культурасы урып-суктырылган, һәр гектардан чыккан уртача уңыш 20 центнерны тәшкил итә. Шулай ук, “Р.А.Бикчуров” крестьян-фермер хуҗалыгында 100 гектар (уртача уңыш 20 ц/га), “А.А.Низамов” хуҗалыгында 100 гектар (уртача уңыш 15 ц/га), “И.Ф.Мәхмутов” хуҗалыгында 90 гектар (20 ц/га) мәйдандагы кыйммәтле культура урып-суктырылган.

    Рәсемдә:агрофирманың Татар-Бизнәсе филиалы идарәчесе Альберт Низамов, көнбагыш культурасын урып-сугучы комбайнчылар Алексей Николаев һәм Юрий Тарасов белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International