Чүпрәле районында өлкән яшьтәге кешеләрне өйләренә барып котлау чарасы дәвам итә. Чара Өлкәннәр декадасына, шулай ук Укытучылар көненә багышланган.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус таралмасын өчен районда масштаблы чаралар үткәрелмәде, әмма Чүпрәле районы үсеше һәм чәчәк атуы өчен үзен багышлаган хөрмәтле район кешеләрен онытмыйлар.
Бүген район башлыгы Марат Гафаров һәм аның урынбасары Алексей Ярухин, авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, хезмәт ветераннарын өйләренә барып, аларга юбилей медальләре, районның хезмәт юлы чагылдырылган китап-энциклопедиясе, шулай ук бүләкләр тапшырдылар. Аларга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге , яхшы кәеф һәм озын гомер теләделәр.
Петр Филлипович Беззубов озак еллар дәвамында 1987 елдан 2006 елга кадәр Звезда авыл Советы Башкарма комитеты рәисе, шулай ук «Дружба»колхозы рәисе урынбасары булып эшли. 2007 елда лаеклы ялга чыга. Бүген тормыш иптәше белән Хорновар-Шигали авылында яши.
Романов Николай Федор улы 1936 елның 5 февралендә Иске Элмәле авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1955 елда, Зур Аксу урта мәктәбен тәмамлап, хәрби хезмәткә алына, Петропавловск-Камчатскта СССР Тын океан флотының Камчатка флотында хезмәт итә.
Хәзерге вакытта Николай Федорович, лаеклы ялда булганда, Иске Элмәле авылы ветераннар советы рәисе вазыйфаларын башкара.
Камил Шихаб улы Насыйров-Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Хезмәт эшчәнлеген Саба районында агроном булып башлаган. Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы идарәсенең үсемлекчелек бүлеге башлыгы, катнаш азык заводы директоры булып 1998-2006 елларда эшли. "Соц җиңүчесе.ярышлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Хатыны Алсу апа белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Әмирҗан Хәсәнҗан улы Шәрәфетдинов озак еллар газ сәнәгате хезмәткәре булып тора. Нәкъ менә Әмирҗан Хәсәнҗан улы идарә иткән чорда Чүпрәле эксплуатация-газ участогын газ белән тәэмин итү эше алып барыла. Хезмәтләре өчен ул «Таттрансгаз» ның Мактау грамоталары белән бүләкләнде, газ сәнәгатенең мактаулы хезмәткәре булып тора.
Гүзәлия Хәсәнҗан кызы Сәгъдиеваның хезмәт эшчәнлегенең күп өлеше мәгариф белән бәйле. Ул РФ халык мәгарифе отличнигы. ВЛКСМ райкомы секретаре, инструктор, КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, «Әкият» балалар бакчасы мөдире, 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбе директоры булып эшли. Ире Флорид Гаяз улы белән ул тәрбияләп үстерәләр.