80 яшендә һәр кешенең караучысы булырга тиеш

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

   Хәзер картларны карау буенча түләү рәсмиләштерү күпкә җиңелрәк.

   Компенсация түләве I төркем инвалидларны, дәвалау учреждениесе бәяләмәсе буенча даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ яисә 80 яшькә җиткән өлкәннәрне, 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки балачактан I төркем инвалидларны караган эшләмәүче хезмәткә яраклы гражданнарга билгеләнә.

   Хәзердән башлап, компенсация түләвен билгеләү өчен дәүләт хезмәтләре порталында яисә ПФРның клиентлар хезмәтендә ике гариза гына тапшырырга кирәк: беренчесе – эшләмәүче хезмәткә яраклы затка эшкә сәләтсез кеше тәрбияләгән өчен түләү билгеләү өчен карау башланган датаны, яшәү урынын һәм шәхесне раслаучы документны күрсәтеп; икенчесе – пенсионерның аны карау өчен ризалыгы белән.

   «80 яшьлек татарстанлының һәрберсенең үз тәрбиячесе булуын теләр идем, шул рәвешле пенсия дә артачак, өстәвенә, түләү рәсмиләштерү дә җиңелрәк. Хәзер, элек гражданнар тарафыннан тәкъдим ителә торган мәгълүматларны (эш булмау яки эшсезлек буенча пособие алмауны раслаучы белешмәләр) Фонд үз карамагында булган мәгълүматлардан алачак яки ведомствоара электрон үзара хезмәтләр системасы аша мөстәкыйль рәвештә соратып алачак», – дип белдерде ТР Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

   Моннан тыш, уку процессыннан буш вакытта 14 яше тулган зат караган очракта, хәзерге вакытта кирәкле документлар исемлегендә белем бирү учреждениесеннән белешмә һәм ата-ананың берсеннән һәм опека һәм попечительлек органыннан рөхсәт кирәкми.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International