Чүпрәле районында педагогик хезмәт ветераннарын котладылар

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

   5 октябрьдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Бу бөтенхалык бәйрәме. Мәктәп елларын моңсулык һәм дулкынлану белән, укытучыларын хөрмәт белән искә алмаган кеше аздыр ул. Озак еллар дәвамында укучыларның тулы бер династияләрен тәрбияләгән педагоглар аеруча зур хөрмәткә ия.

   Бүген, 4 октябрьдә, Чүпрәле районында нәкъ менә шундый кешеләр – педагогик хезмәт ветераннарын котладылар.

   Котлаулар ветеран педагогларга өйләренә барып оештырылды.  Әлеге миссия Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, аның урынбасары Алексей Ярухин, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов һәм аның урынбасары Эльвира Җамалтдинова белән берлектә башкарылды.

   Педагогик хезмәт ветераннарына иң җылы теләкләр юлланды, берничә яшь буынны тәрбияләүдәге хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Моннан тыш, районның 90 еллыгына багышланган истәлекле медальләр, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International