2022 ел башыннан салым хезмәте юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм нотариуслар өчен квалификацияле электрон имзалар чыгара башлый.
Коммерцияле таныклык үзәкләре тарафыннан җитештерелгән квалификацияле электрон имзалар гамәлдә булу вакыты киләсе елның 1 гыйнварында тәмамлана. Шуңа күрә салым түләүчеләргә яңа квалификацияле электрон имзаларга өзлексез күчүне алдан ук кайгыртырга кирәк.
Салым органнары электрон-цифрлы имзаны бушлай бирәчәк. Теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, исәпкә кую мәҗбүри түгел.
Россия Федераль салым хезмәтенең таныклык үзәге юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм нотариуслар өчен генә түләүсез квалификацияле сертификатлар бирә.
Агымдагы елның 1 июленнән оешма исеменнән ышаныч кәгазеннән башка эш итәргә хокуклы кешеләр һәм шәхси эшмәкәрләр «Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты» аша квалификацияле электрон имзалар чыгаруга гариза бирә алачак.
Федераль салым хезмәте вәкилләре питрәчлеләргә электрон ачкычларны куллану вакытының кайчан тәмамлануын алдан белергә һәм кирәк булганда аларга яңаларын сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
☎️ Тулырак мәгълүматны +7(84371) 2-00-36, +7(84371) 2-00-07 телефон номерлары аша белергә мөмкин.