Бүген, 17 сентябрь көнне, Городище авылында яшәүче Николай Иванович Никитинның 75 яшьлек юбилее. Аны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, ветераннар Советы, Җирле үзидарә вәкилләре, шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар килгән иде. Кунаклар юбилярга бүләкләр тапшырдылар, район башлыгы исеменнән районның 90 еллыгы медале, чәчәкләр тапшырылды, ә балалар шигырьләр сөйләделәр.
Николай Иванович Городище авылында күпбалалы гаиләдә туып-үсә. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый. Шуннан соң ул армиядә хезмәт итә. Ә аннары кайткач, үзен туган авылына багышлый. Шофер булып эшли башлый, бригадир була, соңгы елларда "Путь Ленина" колхозын җитәкли. Хатыны белән 5 ул тәрбияләп үстерәләр.
Бүгенге көндә юбилярның 11 оныгы һәм 2 оныкчыгы сөендерә. Бер улы авылда яши, икенчесе район үзәгендә, икесе Ульянда. Кызганычка каршы, бер улын җирләгәннәр.