Чек бирелмәгән очракта әйбер сатып алырга ризалашмагыз

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

   2019 елның 1 июленнән товарлар белән сәүдә итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар исәп-хисап ясаганда касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә тиеш. Чек бирелмәгән очракта әйбер сатып алырга ризалашмагыз.

   Сатучы чек бирми икән, димәк, ул законны боза (салымнардан качып яисә легаль булмаган товар белән сәүдә итә).

   Касса чегы алгач, сатып алучы «Федераль салым хезмәтенең чеклар тикшерү» мобиль кушымтасы ярдәмендә үзе җитештергән исәп-хисап турындагы мәгълүматның салым хезмәтенә тапшырылуын тикшереә ала. Бу кушымта шулай ук чекларны электрон рәвештә алырга һәм сакларга, сатучының легальлеген һәм намуслылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.

   Тикшерелә торган чекта салым хезмәте мәгълүматлары базасындагы мәгълүмат белән аерылу ачыкланган яки башкарылган хисап турында мәгълүмат булмаган очракта, мобиль кушымта Россия Федераль салым хезмәтенә бу хакта хәбәр җибәрә.

   Элемтә өчен телефон: 8-800-222-222.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International