Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 1 октябрендә 11:00 сәгатьтән 12: 30 сәгатькә кадәр муниципаль районнарда яшәүче халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Бу чара Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган, ул видеоконференцэлемтә режимында узачак.
Түләүсез юридик ярдәм алу өчен алдан 8843 75 2-23-50 телефоны буенча язылырга кирәк.