2021 елның 15 сентябрендә Чүпрәле районы эчке эшләр бүлегенең 35тән артык хезмәткәре Иске Чүпрәле авылының ГТО универсаль мәйданчыгында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормаларын тапшырды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, мәгариф бүлеге методисты, ГТО тестлау үзәге белгече Илнур Мавзютов катнашучыларга уңышлар теләделәр.
«Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне алдыннан хокук саклау органнары спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше тормышны яхшырак, матуррак һәм кызыклырак итә, дип үз үрнәкләрендә күрсәттеләр. Һичшиксез, алар командасы иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтте.