Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

   Иртәгә, 15 сентябрьдә, Татарстанда һава шартларының кабат бозылуы көтелә.

  Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр фаразлана. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда яшен булырга мөмкин.

   Җил уртача тизлектә исәчәк, әмма төнлә һәм көндез секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Моннан тыш, көньяк-көнбатыштан искән җил юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртергә мөмкин, ди синоптиклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International