Чүпрәле районы Яңа Чәке авылында яшәүче Нәсимә Зәйдулла кызы Низаметдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тыл хезмәтчәнен һәм хезмәт ветеранын котларга Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Городище авыл җирлеге башлыгы Николай Усмендеев килделәр. Алар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасын һәм Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров исеменнән бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек теләделәр.