Бүген, 10 сентябрьдә, Чүпрәле районында яшәүчеләр «Татарча диктант» яздылар, шул рәвешле татар телен белүләрен тикшерделәр.
Диктант язу мәйданчыклары мәдәният йортларында, мәгариф учреждениеләрендә, район китапханәләрендә оештырылды. Диктантка өлкән буын да кушылды. Алар мәчетләрдә диктант яздылар.
Безнең Чүпрәле районында дүрт меңнән артык кеше мәйданчыкларда "Татарча диктант" язды, шул ук вакытта чүпрәлеләрнең күбесе телевизор каршында утырып, үз өйләрендә дә язды.
Диктантны укучылар да, өлкән буын да, ветераннар да, пенсионерлар да, укытучылар да, китапханәчеләр дә, мәдәният хезмәткәрләре дә, спортчылар да, тренерлар да һәм башкалар да язды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вильданов та татар телен белүләрен тикшерделәр.
Диктант язу өчен 30 минут вакыт бирелде. Диктант язу өчен Гомәр Бәшировның «Чишмә моңы ничек җырлады?» әсәреннән өзек алынган иде. Онлайн режимда текстны ТНВ каналы буенча профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды.