Эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне үткәрү турында

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

   2021 елның 9 сентябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлегендә (Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив урамы, 10 йорт) эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.

   Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты - идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
   Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуын кисәтү максатларында эшкуарларны "Ачык ишекләр" нең бердәм көнендә кабул итү 8(84375)2-22-91 номерлары буенча алдан язылып башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International