Иртәгә, 7 сентябрьдә, Татарстанда кырау төшүе көтелү сәбәпле кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Метеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сишәмбе төнлә һәм иртән республика территориясендә «һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр кырау күзәтелергә мөмкин», дип искәртә синоптиклар.