Чүпрәледә «Бала-төп пассажир» акциясе узды

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

   Чүпрәле районында "Игътибар-балалар!" оператив-профилактик чарасы кысаларында, Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторлары «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУнең Буа бүлекчәсе белән берлектә, "Бала - төп пассажир" акциясе үткәрделәр.

    Акциянең максаты - пассажир балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, балалар өчен махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешларын куллануны популярлаштыру.

   Акция барышында балалар өчен махсус утыргычлар булу һәм балаларны автомобильдә йөрткәндә куркынычсызлык каешларын куллану буенча автомобильләр тикшерелде, шулай ук ата - аналарга балаларны автомобиль салонында йөрткәндә тотып калучы җайланмаларны куллану кирәклеге турында искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International