Иртәгә, 5 сентябрьдә, Татарстанда һава торышының бозылуы фаразлана.
Республикада аязучан болытлы һава саклана. Урыны белән, шул исәптән Казанда да, яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Синоптиклар әйтүенчә, төнлә белән температура 3-8 градустан артмаячак. Көндез исә һаваны температурасы 10-15 градус җылы булачак.