Халык санын алу барышында нинди сораулар биреләчәк?

2021 елның 3 сентябре, җомга

   Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр Бөтенроссия халык санын алу узачак.

  Халык санын алу барышында нинди сораулар биреләчәк соң?

   Россиянең даими халкына барлыгы 33 сорау биреләчәк. Аларның 23е социаль-демографик характеристикаларга кагыла: җенесе, яше, гражданлыгы, туган урыны, милләт, телләрне белү, белем, балалар саны, яшәү чыганагы.

   Шулай ук торак шартлары турында 10 сорау бирәчәк - сез яшәгән торак урынның тибын, йорт төзелгән вакытта, фатирның яки йортның гомуми мәйданы, бүлмәләр санын һәм төзекләндерү төрләрен атарга кирәк булачак.

   Россиядә вакытлыча яшәүчеләр 7 гади сорауга җавап бирәчәк: җенесе, яше, даими яшәү иле, Россиягә килү максаты һәм яшәү дәвамлылыгы.

   Халык санын алу барышында нәрсә турында сорамаслар?

- Документлар күрсәтүне сорамыйлар. Җаваплар Сенең сүзләрдән генә язып алына.

- Конфиденциаль мәгълүматлар, паспорт мәгълүматларын сорамыйлар, «торак хуҗасы кем» дип сорарга да тиеш түгелләр.

    ИСӘПКӘ АЛУЧЫНЫ ФАТИРГА ҖИБӘРЕРГӘ КИРӘКМЕ?
    Мәҗбүри түгел. Сез халык санын исәпкә алучы сорауларына ишек алдында басып җавап бирә аласыз. Кирәк дип саныйсыз икән, аны кухняга чакыра аласыз яки фатирда җавап бирә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International